Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2021, 09:04

«Бөтен кеше дә безнең кисәтүләргә җитди карамый»: Казан коткаручылары эсседә яр буйларында ничек эшли

Казан суларында коткару җәмгыяте советы рәисе Никита Коробицын KZN.RU порталына ни өчен җиһазландырылган сулыкларда гына коенырга кирәклеге турында сөйләде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль, Камилә Гобәйдуллина). 1-нче июнь көнне Казанда старт алган су коену сезоны иң кызган чорында. Нәкъ менә июльгә иң эссе вакыт туры килде – метеорологлар бер-бер артлы рекорд куйды. Казанның биш рәсми яр буеның берсе дә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тикшерүен узмаган булса да, казанлыларны тыюлар туктатмый. Алар хәтта потенциаль куркыныч булган суга да керә, эссе эш көннәрендә сулыкларга йөзләгән ял итүче килә. Көн саен сәгать 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр һәр җиһазландырылган яр буенда һәм ял итү урынында коткаручы бригада-җәмәгатьчеләр һәм фельдшерлар күзәтеп тора. Аларның бу катлаулы чорда эшләре ничек оештырылуы һәм барысы артыннан да ничек күзәтә алулары турында KZN.RU порталына Казан суларында коткару җәмгыяте рәисе Никита Коробицын сөйләде.

Никита, сез Казан шәһәре сулыкларында коткару җәмгыятен күптән җитәклисезме?

Н.К.: Казан суларында коткару җәмгыяте советында мин күптән инде. Элегрәк Казан шәһәре сулыкларында коткару җәмгыятен минем әтием җитәкләгән иде, ә 4 ел элек бу вазыйфага мин күчтем. Коткаручының гадәти бурычларыннан тыш, минем вазыйфама процесс белән тулаем җитәкчелек итү һәм иҗтимагый чаралар оештыру, профилактик рейдлар үткәрү, халыкка мәгълүмат җиткерү һ. б. керә. Безнең оешмада гаиләләре белән эшләүчеләр күп: бик еш уллары аталары эзе буйлап бара һәм коткаручы булып китә.

Эш көне ничек уза?

Н.К.: Бер бригадага өч белгеч керә. Беренче эш итеп, үз постына килгәч, алар журналда билгеләнеп үтә, ә соңыннан инвентарьның, көймәләрнең төзеклеген тикшерә, коткару түгәрәкләрен элә, су температурасын үлчи һәм территорияне әйләнеп уза.

Бездә төгәл тәртип юк, чөнки көн саен төрлечә уза – һәрвакыт нидер була. Мәсәлән, югалган баланы табарга ярдәм сорап килә алалар. Иртә белән бурычларны үзара бүлешәбез, ә аннары чиратлашабыз. Бу нәтиҗәле эшләү һәм шәхси куркынычсызлык өчен кирәк. Көне буе суда бер үк кеше патрульлек итә алмый, чөнки аңа кояш сугуы бар.

Кайвакыт эштән соң аерым оештырылган төркемнәр рейдларга һәм патрульләргә чыга. Алар шәһәр халкына су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр, листовкалар тарата.

Кешеләр тыюларга ничек җавап бирә һәм коткаручылар тәкъдимнәренә колак саламы?

Н.К.: Барлык җиһазландырылган ял урыннарында су коенырга рөхсәт ителмәүгә карамастан, без барыбер кизү торабыз. Мөмкинлек булганда хәтта яр буе территориясеннән читкә дә чыгабыз. Кызганычка каршы, кешеләрне кагыйдәләр туктатмый, бигрәк тә бу җәйдә, эсселек аркасында.

Без даими рәвештә профилактика белән шөгыльләнәбез, кешеләргә сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлибез, шуңа күрә «кара шар» эленеп тора һәм махсус табличкалар бар икән, димәк, су коену тыела. Шулай ук өстәмә рәвештә мәгълүматны яңгыратучы буенча кабатлыйбыз, ләкин бу да кешеләрне сирәк туктата. Барысы да куркусыз суга керә, безгә уяу булырга кала – без аларны кулларыннан тартып чыгара алмыйбыз, коткаручыларның андый вәкаләтләре юк. Безнең бурыч – кисәтү һәм саклау.

Кайбер кешеләр коткаручыларның кисәтүләренә аңлау белән карый, ә башкалар бик агрессив һәм тыңларга теләми. Кайчакта хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Кешеләр суда нинди төп хаталар ясый?

Н.К.: Суда 10-15 минуттан да артык вакыт үткәрергә киңәш ителми. Озак коенса, кешенең тәне суынырга, ә ул үзе арырга мөмкин. Моннан тыш, җиһазландырылган пляжда ял итәргә кирәк – калган рельефларда су тикшерелмәгән, акватория һәм яр буе чистартылмаган. Рәсми пляжларда бүгенге көндә бер генә үлем очрагы да булмады. 1-нче июньнән 5 вакыйга теркәлгән, шуларның берсе бала катнашында. Калган бәхетсезлек очраклары 30 яшьтән 45 яшькә кадәрге кешеләр белән килеп чыккан, алар исерек булган.

Моның өчен билгеләнмәгән урында ял итү – судагы гадәттән тыш хәлләрнең иң еш сәбәбе. Тагын берсе – аек булмау. Еш кына суга исерек кешеләр керә. Температура кискен төшү сәбәпле, кешенең исерек хәлдә кан тамырларының киңәюе һәм тараюы күзәтелә, бу йөрәк эше бозылуга китерергә мөмкин. Өченче урында – балаларның ата-аналар күзәтүеннән башка коенуы.

Моннан тыш, еш кына үз-үзләренә ышанган, яхшы йөзүче кешеләр очрый. Алар яр буе территориясендә күңелсез ди, һәм калкавычлардан еракка йөзеп керә. Әмма аларга кире кайтырга һәрвакыт көчләре җитми, шул вакытта без ярдәмгә киләбез.

Коткаручы кешегә ярдәм кирәклеген ничек билгели?

Н.К.: Еллар узу һәм тәҗрибә белән куркыныч категориясен билгеләргә өйрәнәсең. Кемнең сәламәт һәм аек, ә кем артыннан игътибарлырак күзәтергә кирәк икәнлеге күренеп тора. Бер күрүдә кешенең батуын бөтен кеше дә билгели алмый. Бу һәрвакытта да фильмнардагы кебек булмый – ярдәм турында кычкырулар һәм кулларны селтәү белән. Кеше югалып кала яки паникага бирелергә мөмкин, аның хәрәкәт стиле үзгәрә. Башта ул суда тора, ярдәм сорамый кебек тоелырга мөмкин, әмма без кешегә инде авыр булуын күрәбез, һәм шунда ук реакция ясыйбыз.

Коткаручы эшендә эсселек ничек чагыла? Нинди үзенчәлекле кыенлыклар барлыкка килә?

Н.К.: Һава торышы безнең эштә бик нык сизелә, һәм, урамда эссе торса, катлаулана бара. Коткаручылар, әлбәттә, үз эшләрен ярата, алар идеяле кешеләр, шуңа күрә зарланмыйлар. Ләкин кайвакыт тын алудан баш тартмаслар иде.

Ял көннәрендә барысы да катлаулырак. Барысы да ял итә, кешеләр агымы шунда ук арта, һәм эчәргә яратучыларны күзәтү катлаулана. Пляжларның үзләре турында сөйләсәк, аларның һәркайсында эшләү бер үк җиңел түгел һәм кайдадыр бераз тынычланырга мөмкин дип әйтеп булмый. Әмма хәзер күп кенә пляжларны төзекләндерә башладылар – бу бик зур плюс. Яңартылган ял итү урыннарында кешеләр үзләрен әдәплерәк тота һәм исерткеч эчемлекләрне азрак эчә.

Коткаручыларга рәхмәт сүзләрен еш ишетергә туры киләме?

Н.К.: Безнең өчен һәр очрак истә кала. Бар да яхшы тәмамланып, фаҗига булмый калгач, бик шатланабыз, моңа күңел сөенә. Әйе, кешеләр һәрвакытта да рәхмәт белдерми, ләкин бу аңлашыла – аффект хәлендә онытыла. Хәер, кайчакта, рәхмәт әйтер өчен, бер-ике көннән киләләр.

Узган елны без Кече Аккош күлендә хатын-кызга ярдәм иткән очрак булды. Ул аягын имгәткән иде, һәм коткаручылар аны судан тартып чыгарды. Икенче көнне аның ире килде һәм коткаручыларның бөтен составына рәхмәт белдерде. Безгә бу, әлбәттә, бик күңелле.

Сулыкларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) – ул 1872 елда Россиядә Кронштадт диңгезчеләре инициативасы белән оештырылган һәм корабльләрдә ярдәм күрсәтү җәмгыяте дип аталган иҗтимагый оешма, соңыннан берничә тапкыр исеме үзгәртелгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2016 елда җәмгыять республикада торгызылды, ә 2018 ел башына Сулыкларда коткару җәмгыяте ячейкалары Татарстанның барлык 45 муниципалитетында, шул исәптән Казанда да ачылды.

Мәгариф чараларыннан тыш, әлеге иҗтимагый оешманың төп бурычы  Татарстанның барлык яр буйларында да коткаручылар өчен постлар ачу һәм аларны йөзү һәм коткару чаралары белән тәэмин итү.

Фоторепортаж
Сулыкларда коткару җәмгыяте коткаручылары Комсомол күлендә кизү тора
Барлык яңалыклар