Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.12.2023, 17:00

«Могҗизага һәм яхшылыкка ышанудан туктамагыз!»: Dabro, Валерий Баринов, Илшат Рәхимбай һәм башка йолдызлар казанлыларны Яңа ел белән котлады

Ел дәвамында безнең белән янәшә илһамчылар – җырчылар, режиссерлар, язучылар, актерлар булды

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь, Диләрә Гафурова, Камилә Вилданова). Узып баручы 2023 ел вакыйгаларга бай булды. Һәрберебез төрле хис-кичерешләр спектрын кичерде – шатлык, моңсулык, соклану, үпкәләү, ләззәт. Һава торышына, кәефкә һәм башка факторларга карамастан, безнең янәшәдә һәрвакыт илһамландыручылар – җырчылар, режиссерлар, язучылар, актерлар бар. Киләсе 2024 ел белән казанлыларны танылган шәхесләр котлады.

Яңа елда Казаннан Dabro музыкаль төркеме – абыйлы-энеле Иван һәм Михаил Засидкевичлар дуэты – Татарстан башкаласында яшәүчеләр белән күбрәк шатлыклы очрашулар көтә.

«Сезнең күпләрегез белән без шәһәр урамнарында күрештек. Кем беләндер Казансу яры буенда аралаштык, кем беләндер Бауман урамында яки «УРАМ» экстрим-паркында фотога төштек. Күңелле очрашулар күп булды һәм Яңа елда тагын да күбрәк булуын телибез. Могҗизага һәм яхшылыкка ышанудан туктамагыз! Һәркемгә җуелмас яшьлек!» - дип котлый казанлыларны Dabro төркеме.

Россия халык артисты Валерий Баринов казанлылар адресына җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте: «Татарстан башкаласында яшәүчеләрне зур канәгатьлек белән котлыйм! Мин барысына да бәхет, сәламәтлек, күңелләрендә гармония булуын, ә иң мөһиме – тынычлык телим».

Артист агымдагы елның көзендә Казанга килде. Валерий Баринов Сәйдәшев исемендәге концерт залы сәхнәсендә әдәби-музыкаль спектакльдә чыгыш ясап, Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романыннан өзекләр укыды.

«Татарстан башкаласында мин берничә тапкыр булдым. Һәр тапкыр бу шәһәр миңа аерым тәэсир калдыра – һәрвакыт үзем өчен ниндидер ачыш ясыйм. Мин «Мастер һәм Маргарита»ны укыган вакыттагы тамашачыдан бик канәгать калдым. Сергей Рахманиновның «Симфонические танцы» катлаулы музыкаль әсәрен һәм Булгаковның катлаулы романын халык бик нечкә тоемлый», - диде артист.

Бу ел Татарстан киносының ачылуы белән истә калды, дип саный кинорежиссер һәм продюсер Илшат Рәхимбай. «Казанда кешеләр башкаларның уңышлары өчен чын күңелдән шатлана белә. Шәһәр яңадан торгызыла, яңартыла, ныгый, аның белән бергә без дә үсәбез», - дип уртаклашты ул.

Үз тамашачыларына кинорежиссер елның символы – Аждаһа белән очрашу өчен ихласлык, тирәнлек һәм батырлык теләде.

«Казанда аждаһаларны яраталар,ә алар – безнең шәһәрне. Мин дә быелгы символ астында тудым, шуңа күрә барысы да әйбәт булырга тиеш. Безнең шәһәр иң яхшы кешеләрне генә җәлеп итү үзәге булсын. Тагын, миңа калса, киләсе елда Казанда башка планеталардан туристларны көтәргә мөмкин. Әйтерсең, барысы да шуңа таба бара. Ә мин бу турыда фильм төшерергә әзер, әлбәттә», - дип шаяртты Илшат Рәхимбай.

Яңа елда хыялланырга курыкмаска чакыра Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина. Җырчы казанлыларга 2023 елда үз эчендәге яшерен теләкләрен калдырмауларын һәм 2024 елда хыяллануларын дәвам итүләрен теләде. «Иң мөһиме – нык сәламәтлек, җиңеллек һәм күп илһам. Хыялланырга онытмагыз, теләкләр тормышка аша», - диде Эльмира Кәлимуллина.

Татарстанның халык артисткасы Алинә Шәрипҗанова хезмәттәшләренең теләкләренә кушылды: «Кадерле казанлылар, мин сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котларга ашыгам. Шәһәрлеләребезнең табыннары тулы булсын, башкалада яшәүчеләрнең барысы да бәхетле булсын. Яңа ел да, кар сарафаны кебек, сезнең йөзләрегезгә шатлыклы елмаю өсти. Мәхәббәт, муллык, сәламәтлек һәм тынычлык! «

85 яшендә «Ядәч! Истә!» фильмында беренче тапкыр чыгыш ясаган язучы Рабит Батулла киләсе елда һәр казанлыга аерым бәхет, ә республика башкаласына чәчәк атуын тели.

«Хәзер Казанны бөтен дөнья буйлап мактыйлар, берничә ел эчендә шәһәр күпкә матурракка әверелде. Массакүләм мәгълүмат чараларында чит илдә башкаланы дөнья башкалалары белән бертигез куялар дип ишеттем. Киләчәктә Казан матурлыгын югалтмасын, шәһәр матур итеп төзелсен һәм үссен. Һәркем бәхетне үзенчә аңлый, һәр казанлы үзенчә бәхетле булсын. Тынычлык һәм бәхет телим, Яңа ел белән!» - дип котлады Рабит Батулла.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Марина Карпова дөнья белән кыю һәм гашыйклар идарә итә дип ышана, шуңа күрә ул шәһәр халкына какшамас иман һәм яхшы ниятләр теләде.

«Кешеләр глобаль, масштаблы хыялланудан курыкмасыннар, үз теләкләренә омтылсыннар. Минемчә, бөтен көч «Мин булдыра алам», «Мин моны эшлим», «Мин бирешмәячәкмен» сүзләргә ышанудан килә. Киләсе елда барысы да бәхетле булыр дип ышанам. Сәламәт, бәхетле һәм игелекле булыгыз. Дөнья сезгә җавап кайтарачак», - дип мөрәҗәгать итте казанлыларга артистка.

Котлауларга Казан шәһәр филармониясе солисты Сәидә Мөхәммәтҗанова да кушылды: «2024 ел шатлыклы вакыйгалар гына алып килсен һәм тормышыбызны якты эмоцияләр белән тутырсын. Быел тормышка ашмаган барлык хыяллар 2024 елда тормышка ашсын. Иң мөһиме – хыяллану һәм үз максатыңа ирешү».

Җырчы билгеләп үткәнчә, тиздән Казан халыкара «Киләчәк уеннары»н кабул итәчәк. «Татарстан башкаласының үсеш алуына мин бик шат, ул елдан-ел яхшыра бара. Мин монда татар кызы булып тууым белән горурланам», – дип өстәде солистка.

Киләсе елда Сәидә Мөхәммәтҗанова тамашачылар өчен төрле телләрдә яңа альбомнар чыгарырга вәгъдә итә, шуларның берсе татар халык җырлары җыентыгы булачак.

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов, «Рахманинов. Грани» фестиваленең матбугат хезмәте, Алинә Шәрипҗанова, Илшат Рәхимбай, Dabro төркеме, Марина Карпованың шәхси архивы

Барлык яңалыклар