Статистиканы «Метроэлектротранс» МУП китерә
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче гыйнвар). Ир-атлар Казан метросындагы әйберләрне хатын-кызларга караганда ике тапкыр ешрак оныталар. Мондый мәгълүматны «Метроэлектротранс» МУП китерә.
Югалган әйберләр арасында лидерлар – сумкалар, пакетлар, ачкычлар һәм башлыклар. Шулай ук казанлылар кышкы сезонда еш кына перчаткаларын һәм бияләйләрен оныталар.
Оешма кисәткәнчә, югалган әйберләр табылса, станция буенча дежурга мөрәҗәгать итәргә һәм метро хезмәткәренә – полиция хезмәткәренә, югалган әйберне тикшерү буенча инспекторга тапшырырга кирәк.