В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр 80 мең сумнан хезмәт хакына өмет итә ала
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь). Казанда айның иң югары түләнә торган, хезмәт хакы 80 мең сум булган вакансияләре аталды. Мәгълүматны SuperJob порталы тәкъдим иткән.
Рейтинг лидеры булып бортинженер-сынаучы белгечлеге тора. Мондый хезмәткәрләргә 130 мең сумнан түләргә әзер. Аннары 100 меңнән 150 мең сумга кадәр хезмәт хакы белән үзйөрешле булмаган суднода механик һөнәре урнаша. Өчлекне машина йөртүче вакансиясе – 100 меңнән 130 мең сумга кадәр япты. Казанда портфель белән идарә итү үзәге җитәкчеләре дә 100 мең һәм аннан югарырак сум ала ала. Топ-5 кә шулай ук җитештерү линиясе операторы һөнәре керде – 80 меңнән 100 мең сумга кадәр.
Россиянең иң эре шәһәрләрендә — Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Воронеж, Екатеринбург, Краснодар, Красноярск һ.б. барлыгы 170 мең вакансия анализланган. Иң отышлы тәкъдимнәр булып ритейл һәм күпләп сату, төзелеш һәм җитештерү, финанслар, транспорт-логистика тармагы һәм хезмәт күрсәтү, шулай ук сәламәтлек саклау һәм IT өлкәсендәге вакансияләр тора.