В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россиянең эре шәһәрләрендә барлыгы 126 мең вакансия анализланган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). Казанда июль аенда иң югары түләнә торган вазыйфа медицина вәкиле булган. Мондый белгечләргә 109 мең сум күләмендә хезмәт хакы тәкъдим итәргә әзерләр.
SuperJob югары түләүле эш эзләү сервисы мәгълүматлары буенча, сату буенча менеджерга – 100-150 мең сум, инженер-төзүчегә 90 мең сум тәкъдим итәләр.
Аннары рейтингта җитештерү-техник бүлеге инженеры вазифасы урнаша – мондый белгечләр 80-120 мең сум акча эшли ала. Бишлекне «1С» программисты тәмамлый, аңа 70 мең сумнан түләргә әзерләр.
Сервис Россиянең эре шәһәрләрендә, шул исәптән Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Волгоградта, Воронежда, Екатеринбургта, Краснодарда, Красноярскида, Түбән Новгородта һәм башкаларда 126 мең вакансияне анализлаган.