Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.12.2018, 16:59

Казанда бөтен Россиядән мәктәп укучылары һәм студентлар өчен хокук буенча фәнни конференция узды

Сайлап алу турына укучылардан 102 фәнни-тикшеренү эше килгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нчы декабрь). Бүген Казанда "Заманча җәмгыять нигезе буларак хокук" V Бөтенроссия укучылар фәнни конференциясе узды. Анда Татарстан мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты.

Конференция Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20-нче гимназия һәм Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы белән берлектә 2 этапта үтте.

Беренче этапта балалар үз эшләрен эксперт комиссиясе хөкеменә тәкъдим иттеләр, барлыгы 102 фәнни-тикшеренү эше тикшерелде. Икенче этапта иң яхшы авторлар үз эшләрен халык алдында якладылар.

Конференциядә берничә секция эшләде: җәмгыять тормышында хокукның урыны һәм роле, филологик юнәлеш, лингвистик калейдоскоп. Аерым секция татар әдәбиятында кеше хокуклары һәм ирекләренә багышланган иде.

Конференциянең төп максаты - хокукый белемнәрне популярлаштыру, укучыларның хокукый культурасын күтәрү, укучыларның гуманитар фәннәрне өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, шулай ук укучыларның фәнни һәм тикшеренү күнекмәләрен үстерү һәм сәләтле балаларны ачыклау, дип хәбәр итә Россия дәүләт гадел хөкем университеты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар