В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Китапханәгә ял көннәрендә керү бары тик укучы билетлары яки чараларга теркәлү буенча гына мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). 16-нчы октябрьдән башлап һәм ковидка каршы чаралар гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яңа эш режимына күчә. Ял көннәрендә китапханәгә керү бары тик укучы билетлары яки чарага теркәлү буенча гына мөмкин булачак.
Шулай итеп, 16-нчы һәм 17-нче октябрьдә учреждениедә «Читашки» клубы очрашуы, «Архитектура оныкчыкларыбыз өчен» түгәрәк өстәле, «Алва Аалто: тот, кто всегда «берет Финляндию с собой» һәм «Ике сәгать эчендә Казан тарихы» дигән лекцияләр, шулай ук француз теле буенча дәрес планлаштырылган. Теркәлү сылтама буенча үткәрелә.
Укучы билетлары эш көннәрендә рәсмиләштерелә, дип хәбәр ителә ТР Милли китапханәсенең социаль челтәрләрендә. Шулай ук китапханәдә элеккечә үк медицина битлекләрен кию кирәк.
Исегезгә төшерәбез, COVID-19 таралуга бәйле яңа чикләүләр Татарстанда 11-нче октябрьдә кертелде. Шулай ук аерым категория гражданнарын мәҗбүри вакцинацияләү турында игълан ителде.