В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
25-нче июньдә Россиядә Статистика хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Бүген Россиядә статистика хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. 200 елдан артык вакыт эчендә статистик мәгълүматны җыю һәм куллану ысулларының ничек үзгәрүе, алда торган РФ халык санын алуның ничек үтәчәге, моңа кадәр узган халык санын алуларның кызыклы фактлары турында KZN.RU порталы укучыларына Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина сөйләде.
Наталья Вячеславовна, хәерле көн! Якын арада Россиядә исәп буенча уникенче халык санын алу узачак. Алдагыларының ничек уздырылуы турында бераз сөйләп китегез әле.
Н.Г.: Беренче тапкыр гомуми халык санын алу Россиядә 1897 елда уза. Ул вакытта Россия империясе территориясендә яшәүче барлык кешеләрне санаганнар. Статистиклар халыкның мөлкәте турында мәгълүмат җыймаган - салым түләүчеләрне санау максаты куелмаган. Сораштырулар илнең социаль-демографик портретын: мәшгульлек һәм белем дәрәҗәсен, туучылар һәм үлүчеләр санын күрү өчен төзелгән.
Беренче халык санын исәпкә алуның инициаторы Петр Петрович Семенов-Тян-Шанский була - бөек сәяхәтче һәм галим-энциклопедист. Соңыннан ул статистика буенча беренче дәүләт советын җитәкли.
Гражданнар сугышы шартларында уздырылган 1920 елгы халык санын алганда, хәрби хәрәкәтләр узган территориянең бер өлеше халык санын алучылар тарафыннан колачланмаган. Халыкның 75%-ы гына исәпкә алынган, чөнки кайбер төбәкләр ул чакта әле дә үзәк совет хакимияте контролендә булмаган.
1926 елда безнең илдә беренче Бөтенсоюз халык санын алу уза. Аны яңа оешма - СССРның Үзәк статистик идарәсе үткәрә. Халык санын алу нәтиҗәләре буенча совет статистикларының нәтиҗәсе шундый була ки, исәпкә алу анкеталарында иң «авыр сораулар» булып хатын-кызларның кияүдә булуы, торак мәйданы һәм яше турындагы сораулар була.
Аннан соңгы исәпкә алулар шактый катлаулы вакытта үткәрелә. Хәтта исәп алучыларга карата репрессияләр турында да билгеле.
Н.Г.: Әйе, сез хаклы. 1926 елгы халык санын алганнан соң СССРда берничә исәпкә алу уздырылган, әмма җирле дәрәҗәдә. Шул ук вакытта гомуми исәпкә алуны үткәрү сроклары берничә тапкыр күчерелгән. Нәтиҗәдә 1937 елның 6-нчы гыйнварында Бөтенсоюз халык санын алуны үткәрү турында карар кабул ителгән. Аның якынча нәтиҗәләре 10 көннән соң зян салучыларныкы дип игълан ителгән. Халык санын алуда катнашкан җаваплы хезмәткәрләр кулга алынган, кайберләре репрессияләнгән. Тагын шуны да әйтим - беренчел материаллар 1990 елга кадәр тартып алынган һәм яшерелгән.
1939 елгы халык санын алу, дөресрәге, аның материалларын эшкәртү, беренче тапкыр тулысынча механикалаштырылган ысул белән өч махсус машина счеты станциясендә үткәрелгән. Аларны турыдан-туры Мәскәүдә, Ленинградта һәм Харьковта халык санын исәпкә алу өчен төзегәннәр.
Әлеге исәпкә алу мәгълүматларын тулысынча эшкәртергә Бөек Ватан сугышы комачауласа да, аның мәгълүматларын СССР халык хуҗалыгы үсешенең өченче биш еллык планын планлаштыру өчен файдаланырга мөмкин булган. Шул ук вакытта нәтиҗәләр беренче ике бишьеллык елларында халык структурасында сыйфат үзгәрешләрен күзәтергә мөмкинлек биргән.
Сугыштан соң халык санын алу ничек узган?
Н.Г.: Алар якынча һәр ун ел саен үткәрелгән: 1959, 1970, 1979 һәм 1989 елларда. Шул ук вакытта 1989 елгы халык санын алу программасы (1979 ел белән чагыштырганда) тугыз яңа сорауга киңәйтелгән, шуларның җидесе торак шартларына багышланган. Билгеләп үтәм, элегрәк бу тема 1926 елгы халык санын алганда гына эшкәртелгән. Шулай ук миграция темасы да киңәйтелгән, ике яшәү чыганагы турында мәгълүматлар алу каралган (элек уздырылган халык санын алуларда, бер генә чыганак исәпкә алынган). Статистиклар төрле яклы мәгълүматлар алырга тырышканнар.
Россиянең яңа тарихында, БМО һәм халыкара статистик оешмалар киңәшләрен исәпкә алып, 2002 һәм 2010 елларда халык санын алу уздырдылар. Ә тиздән безне беренче цифрлы халык санын алу көтә.
Халык санын алуда ил тарихы чагыла дип ышанып әйтергә мөмкин.
Наталья Вячеславовна, алда торган халык санын алу цифрлы формада булачак, дип алдарак хәбәр ителгән иде инде. Бу процессның төп аспектларын тагын бер кат искәртегез, зинһар.
Н.Г.: Әйе, хәбәр иткәнебезчә, алда торган халык санын алу уникаль булачак. Ул тулысынча цифрлы форматта узачак. Стандарт яисә расланган исәп язмасы булган халык дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутыра, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) халык санын алу уза алачак. Халык санын алучылар үзебезнең операция платформасында планшетлы компьютерлар ярдәмендә исәп алу уздырачак. Исәпкә алу битләренең кәгазь формалары мәгълүмат җыюның резерв һәм искәрмә ысулы буларак кулланылырга мөмкин. Шулай ук җанисәп узарга мөмкин булган стационар участоклар да эшләячәк.
Гражданнарга халык санын алуны узганда биреләчәк мәгълүматның сакланышы турында борчылырга кирәкме?
Н.Г.: Беренчедән, тагын бер кат исегезгә төшерәсем килә, киләсе Бөтенроссия халык санын алу кәгазьләре тулысынча исемсез булачак, аларда бернинди персональ мәгълүмат булмаячак. Исәпкә алу кәгазьләренә барлык җавапларны респондентлар сүзләре белән кертәчәкләр. Бернинди раслаучы документлар да кирәк булмаячак. Ә тутырылган халык санын алу кәгазьләре җанисәп нәтиҗәләрен бастырганнан соң ук юк ителәчәк.
Икенчедән, без мәгълүмати ресурсларны яклауга аерым игътибар бирәбез. Бездә сертификацияләнгән программа чаралары, мәгълүматны криптографик яклау чаралары кулланыла. Бу мәгълүматны саклау урыннарына санкцияләнмәгән керү мөмкинлеген булдырмый кала.
Әгәр дә статистика ведомствосының бүгенге көне турында сөйләсәк, аның 200 еллык тарихы барышында нәрсәләр үзгәрде?
Н.Г.: 2020 елда ике бик мөһим вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Татарстанстат - республиканың яшьтәше. Һәм бу еллар дәвамында без хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез, республиканың икътисади һәм социаль үсеш этапларын мәгълүмат белән озата барабыз.
Бүген үз эшчәнлегебездә, мәгълүмат җыю һәм эшкәртү процессында, без яңа мәгълүмати технологияләрне киң кулланабыз. Беренче чиратта кәгазь хисабыннан баш тартабыз. Искәртеп үтәм, Татарстанстат респондентлар биргән хисаплылыкның 95%-ын электрон рәвештә җыя.
Халыктан сораштыруларга килгәндә, беренчел мәгълүматны җыю планшетлы компьютерлар ярдәмендә алып барыла. Сораштыруларның бер өлешен, мәсәлән, кулланучылар базарында бәяләрне, товарларга һәм хезмәтләргә тарифларны теркәүне, Татарстанстат белгечләре мобиль җайланмалар ярдәмендә алып баралар. Бүгенге статистикка зур күләмдәге мәгълүматны тиз һәм, иң мөһиме, төгәл эшкәртергә кирәк.
Мәгълүматны җыю һәм эшкәртү методлары турында сөйләгезче.
Н.Г.: Дәүләт статистикасында мәгълүмат җыю методлары киң - оешмалар һәм предприятиеләрдән алына торган статистик хисап формалары, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә тоташ һәм сайлап алу тикшеренүләре, шулай ук халык санын алулар.
Татарстанстатның мәгълүмат-исәпләү системасында ел саен 105 миллионга якын күрсәткеч эшкәртелә, төрле юнәлешләр буенча 400-дән артык операция базасы эшли. 2019 елда 209 форма базасында мәгълүмати ресурс булдырылды.
Мәгълүмат массивыннан нәтиҗәле файдалану социаль-икътисади үсеш турында статистик мәгълүмат алырга, җәмгыять тормышындагы структур үзгәрешләрне чагылдырырга һәм республикада идарә карарларын кабул итү өчен мәгълүмати нигез булып тора.
Мөгаен, гомуми цифрлаштыру соңгы әһәмияткә ия түгелдер?
Н.Г.: Әйе, әлбәттә. «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында статистик җитештерүне цифрлаштыру бара. Моннан тыш, Росстатның 2024 елга кадәр Стратегиясе кабул ителде, ул статистик эшчәнлекне сыйфатлы яхшырту һәм цифрлы статистика формалаштыру буенча төп юнәлешләрне һәм чараларны билгеләде. Цифрлы аналитик платформа төзү эшләре алып барыла. Без бу бизнеска хисап йөкләнешенең кимүенә китерәчәк, хисаплылыкның төрле формаларында күрсәткечләрне кабатлауны бетерүгә ярдәм итәчәк, дип өметләнәбез.
Алынган статистик мәгълүмат ирекле кулланылышта торамы?
Н.Г.: Барлык статистик мәгълүматлар Татарстанстатның рәсми сайтында бастырыла. Без күпсанлы электрон басмалар чыгарабыз, анда методологик шәрехләр бар. Шулай ук без гражданнар һәм оешмалар сорауларына җаваплар җибәрәбез. Росстат сайтында, Бердәм ведомствоара мәгълүмат-статистика системасында зур мәгълүмат ресурслары бар.
2019 елда Росстат һәм Татарстанстатның яңа интернет-платформасы эшли башлады, анда ирекле кулланылышта республиканың социаль-икътисади үсешен тулы күләмдә характерлаучы төп тематик бүлекләр буенча рәсми статистик мәгълүмат урнаштырыла.
Татарстанстат социаль челтәрләрдә кызыклы һәм актуаль статистик мәгълүмат һәм методик аңлатмалар бастыра - Татарстанстатның рәсми сәхифәләре «Вконтакте»да, Facebookта һәм Instagramда бар.
Татарстанстат рәсми статистик мәгълүматның һәм статистик методологиянең барлык кулланучылар төркемнәре өчен максималь дәрәҗәдә ачык булуына ирешергә омтыла.
Статистика органнары эшендә иң мөһиме - төгәллек, вакытлылык һәм мәгълүматка ихтыяҗ булу. Дәүләт статистикасы, асылда, идарәнең барлык дәрәҗәләрендә карарлар кабул итү системасының төп элементларының берсе.
Өстәп әйтәм, РФ Президентының май указы белән билгеләнгән төп бурычларны гамәлгә ашыру буенча республиканың югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү мониторингы Татарстанстат эшенең мөһим юнәлеше булып тора.
Наталья Вячеславовна, статистика кебек һөнәргә кайда өйрәтәләр? Һәм ул хезмәт базарында ни дәрәҗәдә кирәк?
Н.Г.: 2019 елда Казан милли тикшеренү технология университеты беренче тапкыр «Статистика» дип аталган (бакалавриат дәрәҗәсе буенча да, магистратура буенча да) яңа юнәлешкә кабул итүне гамәлгә ашырды. Университет булачак статистикларны data science өлкәсендәге белгечләр буларак әзерли. Бу Россия статистикасы системасында яңа тренд. Безнең хезмәттәшлек студентлар тарафыннан Татарстан Республикасы буенча чын статистик мәгълүматлар белән эшләгәндә гамәли күнекмәләр үзләштерүгә юнәлтелгән.
Шулай ук без күп еллар Идел буе федераль университеты белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез, аның студентлары һәм магистрантлары ел саен Татарстанстатта җитештерү һәм диплом алды практикасын уза.