В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дискуссиядә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова катнашачак
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
Чакырылган спикерлар креатив индустрияләр өлкәсендә музей экспертизасы үсеше һәм вакыйгаларның яңа форматы, шулай ук мода һәм дизайн өлкәсендә чараларның һәм партнерлык хезмәттәшлегенең уңышлы кейслары турында сөйләячәкләр.
Чыгыш ясаучылар арасында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, Бөтенроссия декоратив сәнгать музее директоры Елена Титова, Россия дизайнерлар берлегенең төбәк бүлекчәсе рәисе Дмитрий Кошкин һәм башкалар булачак.
Чара барышында оештыручылар «Россиядә уйлап табылган һәм эшләнгән» IV конкурс-биеннале программасын тәкъдим итәчәкләр, анда республика дизайнерлары һәм брендлары катнаша ала, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.
Кунакларны 12:00 сәгатьтә Гавами урыннарда (4 нче кат, 1 нче лекторий) көтәчәкләр, керү теркәлү буенча.