Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2022, 16:49

Казанның «Тормыш агачы» проектының милли бәйрәмнәрендә 5,3 мең кеше булды

Мари, чуаш, мордва һәм удмурт халыклары мәдәниятенә багышланган чараларда 230 оста һәм артист катнашты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче сентябрь). Июль һәм август айларында Казанда «Тормыш агачы» проектының чаралар сериясе узды. Фин-угор һәм төрки халыклар мәдәнияте белән танышырга 5,3 мең кеше килде. Удмурт мәдәнияте кичәсе иң популяры иде – анда 2 мең казанлы һәм башкала кунаклары булды.

«Черек күл» паркы мәйданчыкларында кунаклар мастер-классларда катнаштылар, декоратив-гамәли сәнгать предметларын өйрәнделәр, халык җырларын тыңладылар һәм халык биюләре хәрәкәтләренә төшенделәр. 1,5 ай эчендә «Черек күл» паркында халык мари, чуаш, мордва һәм удмурт халыкларының гореф-гадәтләрен, тарихын һәм туган телләрен белде.

Дүрт чарада шәһәрлеләр өчен 18 мастер-класс оештырылды: бәйрәм кунаклары курчаклар ясадылар, үләннәр үрделәр, чиктеләр, яулык бәйләргә өйрәнделәр, халык биюләрен биеделәр. Чараларда фольклор ансамбльләр һәм солистлар бәйрәм атмосферасы тудырды, алар арасында «Бабушки из Бураново», Zakaria күпмилләтле төркеме, Чуаш Республикасының халык артисты Августа Уляндина һәм «Мерема» этнография студиясе бар иде. Идел буе халыклары мәдәниятләрен оештыруда һәм үткәрүдә барлыгы 230 оста һәм артист катнашты, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Проект Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында оештырылган. Аның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, аларның традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру. «Тормыш агачы» проекты Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Казан Мэриясе һәм Халыклар ассамблеясы тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Исегезгә төшерәбез, мари мәдәниятенә багышланган беренче чара 14 нче июльдә узды, 28 нче июльдә удмуртларның традицияләре турында сөйләделәр. 10 нчы августта казанлылар чуаш мәдәнияте белән таныштылар, ә 25 нче августта мордва халкына багышланган кичәдә булдылар.
Барлык яңалыклар