В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәмдә Җиһанов исемендәге консерваториянең фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). 1 нче ноябрьдә Казанның 13 нче номерлы «Сандугач» китапханәсендә «Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре» дип исемләнгән концерт-очрашу узачак. Тамашачылар өчен фольклор ансамбле чыгышы, республика халыклары традицияләрен белүгә багышланган викторина һәм китапханә буйлап экскурсия әзерләнгән.
Концерт-очрашуда башкала халкы күпмилләтле Татарстан мәдәнияте белән танышачак, фольклор экспедицияләренең үзенчәлекләрен беләчәк һәм традицион музыкаль уен коралларын ишетәчәк. Тамашачылар алдында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.
Чараны сәнгать белеме кандидаты, профессор, татар музыка сәнгате факультеты деканы, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лилия Сәрвәрова үткәрәчәк.
13:45 тә китапханә буйлап экскурсия дә уздырылачак. Әлеге киңлек – концерт залы, китапларны кире кайтару һәм рәсмиләштерү станцияләре булган беренче муниципаль китапханә.
Концерт-очрашу 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге. Керү бушлай, алдан теркәлү узарга кирәк. Китапханә Мәүлетов урамы, 17б адресы буенча урнашкан.