В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар белән гариза бирүчеләр, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга вакытлыча хезмәт күрсәтелмәячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). 27-нче марттан Татарстанда территориаль салым органнары халыкны алдан теркәлгән онлайн-язмалар буенча гына кабул итәчәк һәм аларга хезмәт күрсәтәчәк. Балалар белән гариза бирүчеләр, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга вакытлыча хезмәт күрсәтелмәячәк.
Онлайн-язмалар сервисыннан Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында файдаланып була.
Бөтен корреспонденцияне, шул исәптән салым түләүчеләрдән кәгазь чыганакта территориаль салым органнарына кергән салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын кабул итү керә торган корреспонденция өчен бокслар аша гамәлгә ашырылачак. Мондый чаралар коронавирус таралуын профилактикалау өчен кабул ителгән, дип хәбәр итә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.