В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кадрлар билгеләнеше турында шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Фото: Денис Гордийко
«Элеккеге җитәкче Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы урынбасары булып эшли башлады. Наил Рәис улы идарәдә 2017 елдан бирле хезмәт куя, юрисконсульт булып эшли башлый, аннары мәгълүмати-методик тәэмин итү төркемен җитәкли һәм 2020 елдан урынбасар була, шулай ук прокуратурада эшли. Ул ныклап эшли, әлеге өлкәне бик яхшы белә, шуңа күрә тәҗрибәсе дә җитәрлек. Уңышлар телибез», – диде шәһәр башлыгы.
Биографиясе:
22.12.2014 – 02.06.2016 – Яңа Торъял районы прокуроры ярдәмчесе, Мари Эл Республикасы Прокуратурасы;
12.12.2016 – 16.01.2017 – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе» муниципаль казна учреждениесенең төзекләндерү һәм торак массивлары белән эшләү бүлегенең 1 нче категорияле инженеры;
17.01.2017 – 14.02.2017 – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппараты» муниципаль казна учреждениесенең административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең административ материалларын карауның гадиләштерелгән тәртибен оештыру буенча төркемнең юрисконсульты;
15.02.2017 – 10.10.2017 – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппараты» муниципаль казна учреждениесенең административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең административ материалларын карауның гадиләштерелгән тәртибе эшен оештыру буенча төркемнең 1 нче категорияле юрисконсульты;
11.10.2017 – 28.02.2019 – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппараты» муниципаль казна учреждениесенең административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең административ материалларын карауның гадиләштерелгән тәртибе эшен оештыру бүлегенең 1 нче категорияле юрисконсульты;
01.03.2019 – 10.08.2020 – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппараты» муниципаль казна учреждениесенең Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең мәгълүмати-методик тәэмин итү төркеме башлыгы;
11.08.2020 – 10.10.2022 –«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппараты» муниципаль казна учреждениесенең идарә башлыгы урынбасары, административ комиссия эшчәнлеген тәэмин итү һәм административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең контроль органнары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы;
11.10.2022 башлап хәзерге вакытка кадәр –«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппараты» муниципаль казна учреждениесенең Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы.