В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акциядә катнашучылар җәяүлеләргә юлдагы иң мөһим куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерергә булдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). Казанның Мәскәү районы урамнары чатларында асфальтта кисәтү язулары барлыкка килде. Акциядә катнашучылар җәяүлеләргә юлда иң мөһим куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерергә булдылар.
Язмалар җәяүлеләр кичүләрендә музыканы паузага кую, аны зур булмаган тавышта тыңлау һәм хәрәкәт вакытында телефонны кулдан алып куюның никадәр мөһим булуын ассызыклыйлар. Мәсәлән, төрле участокларда «Телефоннан аерыл», «Кичүдә җәяү», «Мине кулдан тот», «Пауза төймәсенә бас» язмалары барлыкка килде.
Җәяүлеләр өчен мөһим юллама-искәрмәләрне һәм трафаретларны «Мәскәү лигасы» Мәскәү районы балалар иҗтимагый оешмалары ассоциациясендәге балалар һәм битараф булмаган кешеләр әзерләде һәм буяды, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.