Конкурста катнашучылар Казанның мәдәни учреждениеләрен үстерү концепцияләрен тәкъдим итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Казанның Мәдәният идарәсендә шәһәр мәдәният йортлары җитәкчеләре вакантлы вазифаларына билгеләү өчен идарәче кадрлар резервына кертүгә гаризалар кабул итү башланды.
Конкурста катнашучылар Казанның бер мәдәни учреждениесен үстерү проект-концепциясен төзиячәкләр: «Полимер» мәдәният йорты, Тимерьюлчылар мәдәният йорты, Вознесение, Кадыш, Нагорный торак массивларындагы мәдәният йортлары, шулай ук Колсәет торак массивындагы булачак мәдәният йорты. Кирәкле документлар исемлеге, шулай ук тәкъдим ителгән концепцияләрне бәяләү критерийлары турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга була.
Конкурста катнашу өчен документлар Мәдәният идарәсендә (Профсоюз ур., 25/15, 206-нчы кабинет) 6-нчы декабрьгә кадәр эш көннәрендә, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-49-80.
Документларны кабул иткәннән соң, 9-13-нче декабрьдә читтән торып сайлап алу этабы узачак, ә 23-27-нче декабрьдә катнашучылар үз проектларын конкурс комиссиясе каршында яклаячак. Нәтиҗәләр Мәдәният идарәсенең интернет-сәхифәсендә конкурс тәмамланганнан соң өч көн дәвамында урнаштырылачак.