В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утырыш 28 февральдә Ратушада үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 28 февральдә Ратуша бинасында Казан шәһәр Думасының XXIV отчет сессиясе үтәчәк. Сессия утырышы 11.00 сәгатькә күчерелде.
Казан шәһәр Думасының Президиумы карары буенча, киләсе сессиядә түбәндәге сораулар каралачак:
1. Казан шәһәре Мэрының 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты;
2. Казан шәһәр Думасының 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты;
3. Башкарма комитет җитәкчесенең һәм Башкарма комитетның 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты;
4. Контроль-хисап палатасының 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты;
5. РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсенең 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты;
6. 2017-2019 елларга Казанда муниципаль милекне приватизацияләүне фараз планының (программасының) 2017 елдам үтәлеше буенча отчет;
7. Казан шәһәр Думасының "2017-2019 елларга Казанда муниципаль милекне приватизацияләүне фараз планы (программасы) турында" карарына үзгәрешләр кертү турында;
8. Казан шәһәр Думасының "Казан муниципаль берәмлегенең 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы периодына бюджеты турында" карарына үзгәрешләр кертү турында;
9. Казан шәһәр Думасының "Казан территориясендә үз белдекләре белән һәм (яисә) законсыз урнаштырылган күчемсез милек объектларын ачыклау һәм демонтажлау турында" карарына үзгәрешләр кертү турында;
10. Казан муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
11. Казан муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртү турында;
12. Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
13. Төрлеләр