Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2022, 17:41

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы итеп Надир Закиров билгеләнде

Моңа кадәр бу вазыйфаны Александр Мищихин биләгән иде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). Полиция полковнигы Надир Закиров Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Бүген Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин аны бүлекчәнең шәхси составына тәкъдим итте, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте.

Чарада Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәр прокуроры Олег Дроздов һәм Казан полициясенең җитәкче составы катнашты.

Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, хезмәт елларында Надир Закиров үзен профессиональ һәм белемле җитәкче буларак танытты, ул эчке эшләр органнары системасының төрле бүлекчәләрендә бай эш тәҗрибәсенә ия. Хезмәткәрләрне аңа теләктәшлек итәргә һәм шәһәрнең барлык хокук саклау структуралары белән эшчәнлекне оештыру һәм хезмәттәшлек итү үзенчәлекләренә төшенергә ярдәм итәргә чакырды, шулай ук җитәкчелек алышынуның эш темпларын бозмаячагына, һәм полиция башкала гарнизоны республиканың иң көчле эчке эшләр органнары исемлегендә калачагына ышаныч белдерде.

Надир Закиров Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм куелган бурычларны хәл итү өчен бөтен көчен куячагына ышандырды.

Моңа кадәр Казан полициясен җитәкләгән полковник Александр Мищихин Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары итеп билгеләнде.

«Аның куелган бурычларны югары һәм лаеклы дәрәҗәдә башкарып чыгачагына, яхшырак эшләячәгенә ышанам. Җитәкчеләрдән аңа ярдәм итүләрен сорыйм», – дип билгеләп үтте А.Хохорин.

Казан Мэры Илсур Метшин Александр Мищихинга рәхмәт хаты тапшырды.

Белешмә

Закиров Надир Дамир улы Татарстанның Арча районында 1970 елда туган. Казан дәүләт университетын һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Эчке эшләр органнарында хезмәтен 1992 елдан Казан шәһәре Идел буе районы эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы вазыйфасыннан башлый. Төрле елларда дежур часть начальнигы, штаб начальнигы, милиция бүлеге начальнигы, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкара.

2015 елда җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм Татарстан  Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.

2016 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.

I, II, III дәрәҗә «Хезмәттәге казанышлары өчен», «Хезмәттәге батырлыгы өчен», «Җәмәгать тәртибен саклаудагы казанышлары өчен» Россия Эчке эшләр министрлыгы медальләре белән бүләкләнгән.

Өйләнгән, ул тәрбияли.

Фоторепортаж
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр
Барлык яңалыклар