Казанлылар Сергей Захаровка сорауларын 14-нче ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр бирә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). 14-нче ноябрьдә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров Казанда гражданнарны кабул итә.
С.Захаровка сорау бирергә теләүчеләргә түбәндәге телефон аша алдан язылырга кирәк: 8 (843) 221-80-36.
Кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Кремль ур., 12/20 йорт, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор аппараты.