В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнарны Кремль ур., 12/20 адресы буенча кабул итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Иртәгә, 12 июльдә, казанлылар Татарстан таможнясы җитәкчесе, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мәүликов консультациясен ала алачаклар. Кызыксындырган сорауларны РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә (Кремль ур., 12/20) биреп булачак.
Гражданнарны 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр. Өстәмә мәгълүмат алыр өчен 8.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр (843) 291-92-78 һәм 291-92-77 телефоннары аша, шулай ук тәүлек буе 291-92-27 номерына шалтыратырга мөмкин.