Ел башыннан Татарстанда 2,7 мең юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның 364 е – балигъ булмаганнар белән.
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, аварияләр күбрәк автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә килеп чыга – бу барлык һәлакәтләрнең 43,7% ын тәшкил итә. 28,6% очракта җәяүлеләрне бәрдерәләр, 8,7% – юлдан чыгып очулар, 4,8% – каршылыкка юлыгулар.
Ел башыннан алып республикада барлыгы 790 җәяүле бәрдерелгән, 65 кеше үлгән, 749 кеше яраланган. «Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өч позиция буенча да күрсәткечләрнең кимүен күрәбез. Ләкин, теге яки бу яктан, әле зур эш башкарасы бар. Без җәяүлеләрне бәрдерү очраклары булган юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймаска тиеш. Кичә генә дә Татарстан Республикасында, җәяүлеләрне бәрдереп, юл-транспорт һәлакәте булган, ул торак пункттан читтә, яктылык кайтаргыч элементларсыз хәрәкәт иткән. Кызганычка каршы, җәяүле шунда ук үлгән», – дип сөйләде Р.Гарипов. Ул җәяүлеләрнең гаебе белән 294 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 49 кеше үлгән, 256 кеше җәрәхәтләнгән, дип билгеләп үтте.
Татарстанда каршы як полосага чыгу сәбәпле 252 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәтләр 81 кешенең гомерен өзгән, 428 е җәрәхәтләнгән. Тагын 183 авария исерек шоферлар гаебе белән килеп чыккан, 29 кеше һәлак булган һәм 144 кеше яраланган. «Бу төр хокук бозуларга без республика юлларында юл куймаска тиеш. Руль артында исерек шоферның җинаятьче икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Әлеге хокук бозуны кабат кылган вакытта алар җинаять җаваплылыгына тартыла», – дип ассызыклады Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
Р.Гарипов Татарстан Республикасының һәр районы өчен аерым Telegram-канал оештырылуын искәртте. «Бу ресурслар турында юл-патруль хезмәте постлары аша белергә мөмкин, аның ярдәмендә машина йөртүче дә, җәяүле дә җинаять турында хәбәр итә ала», – диде спикер.
Шулай ук агымдагы елның 10 аенда Татарстанда балалар катнашында 364 юл-транспорт һәлакәте булган, 11 кеше һәлак булган һәм 384 кеше зыян күргән. Р.Гарипов билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, мондый һәлакәтләр һәм яраланучылар саны кимегән, әмма үлүчеләр саны элекке дәрәҗәдә калган. «Балалар үлү – гаилә өчен зур фаҗига. Бу очракта без әлеге җаваплылыкның өлкәннәр өстендә булуын төгәл әйтә алабыз», – дип ассызыклады ул.
Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле, балалар белән 289 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 10 кеше үлгән, 310 кеше яраланган. Балигъ булмаганнарның саксызлыгы аркасында 110 һәлакәт булган – 2 кеше үлгән, тагын 111 кеше зыян күргән. «Без балаларның монда гаебе булмавын бик яхшы аңлыйбыз. Һәрвакыт шуны әйтә алабыз һәм әйтергә тиешбез: кайдадыр эшләп бетермәгәнбез, я балалар бакчасында, яисә мәктәптә яки гаиләдә, кайдадыр теге яки бу балага һәм ата-анага үзеңне машина юлында ничек тотарга кирәклеген җиткерә алмаганбыз. Кызганычка каршы, техника белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре булган очраклар да бар. Бер районда быел балага алдан ук туган көненә мотоцикл бүләк ителгән. Бер авылда ул тик басып торган автомобильгә килеп бәрелә һәм, кызганычка каршы, вафат була. Баланы туган көнендә җирләделәр», – дип сөйләде Р.Гарипов.
Ул хәбәр иткәнчә, пассажирлары балалар булган транспорт чаралары катнашында 130 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 6 кеше үлгән, 150 се зыян күргән, бу 2021 ел белән чагыштырганда бераз кимрәк. Олылар балаларны махсус җайланмаларда гына йөртергә тиеш, дип искәртте спикер. «Ата-ана балалар өчен автокреслоларны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре өчен түгел, ә үз балаларын саклау өчен сатып алуын аңларга тиешләр. Пассажирлары балалар булган юл-транспорт һәлакәтләрен анализлап, без балалар креслолары гомерне саклап кала дип йөз процент ышаныч белән әйтәбез», – дип игътибар итте Р.Гарипов.
Моннан тыш, җәяүле балалар катнашында 169 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәтләр нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган, 171 е җәрәхәтләнгән. Балигъ булмаганнарның саксызлыгы аркасында 63 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган һәм 63 кеше җәрәхәтләнгән.
Транспорт чаралары руле артында булган балалар белән 12 юл-транспорт һәлакәте булган, 2 кеше үлгән, 10 кеше зыян күргән. 53 юл-транспорт һәлакәте велосипедчы балалар катнашында булган, 1 кеше һәлак булган һәм 52 кеше җәрәхәтләнгән. Балигъ булмаганнарның саксызлыгы аркасында 34 юл-транспорт һәлакәте булган, 34 кеше яраланган.
Зыян күрүчеләр һәм яклар арасында каршылыклар булмаганда, кечкенә һәлакәтләрне Р.Гарипов юл-транспорт һәлакәтләрен дәүләт хезмәтләре порталында европротокол ярдәмендә рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Шул рәвешле авариядә катнашучылар мөмкин булган фаҗигаләрдән кача ала. Спикер Югары Ослан районында булган очракны мисал итеп китерде. «Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар булмаган вак юл-транспорт һәлакәте теркәлде, юл-патруль хезмәте чакырылды. Әмма юл-патруль хезмәте инспекторлары килгәнче, йөк автомобиле туктап кала алмый һәм туктап торган машинаны бәрдерә. Кызганычка каршы, җиңел машина йөртүчесе шунда ук үлә. Аның тормыш иптәше авыр җәрәхәтләр белән хәзер больницада ята. Каршылыклар булмаганда, юл-транспорт һәлакәтен вакытында фотога төшерсәләр һәм юл уртасыннан машинаны алып куйсалар, мондый зур фаҗига булмас иде. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләрен куркынычсыз урында гына көтегез», – дип нәтиҗә ясады Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы.