Участокта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында нәтиҗәне кабул итү комиссиясе бирде
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар). Татарстанда Аракчы – Югары Ослан боз кичүе ачылды. Ул тәүлек әйләнәсе һәм ял көннәрсез эшли.
Боз кичүе аша 3,5 тоннага кадәр авырлыктагы автомобильләр үтә ала. Прицепсыз машиналар өчен бер якка бәя – 300 сум, прицеп белән 350 сум тәшкил итә. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Переправа Казан – Верхний Услон» төркемендә хәбәр ителә.
Алдагы көнне кичү урынында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында нәтиҗәне кабул итү комиссиясе биргән.