В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фотовидеофиксаторлар автотранспорт аеруча интенсив хәрәкәт иткән участокларда пәйда булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Ел ахырына кадәр Горький тимер юлының Казан төбәгендә 11 тимер юл кичүендә фотовидеовидеофиксация системасы урнаштырылачак. 2 комплекс Чуаш республикасында, 9-ы - Татарстанда барлыкка киләчәк. Бу автотранспорт аеруча интенсив хәрәкәт иткән кичүләр.
Комплекс светофорның тыелган сигналына кичү аша узучы автомобильләрнең дәүләт теркәү билгеләрен танып белә торган техник чаралар системасыннан гыйбарәт. Тиешле мәгълүмат ЮХИДИгә тапшырыла, ә юл кагыйдәләрен бозучыларга эшкәртү нәтиҗәләре буенча штраф салына, дип хәбәр итә Горький тимер юлы матбугат хезмәте - «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы.
Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында барлыгы 30 тимер юл кичүе җиһазландырылган.