(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Казан 1 тимер юл вокзалында РФ Президентын сайлауларда тавыш бирү өчен сайлау участогы ачыла. Участокның эш вакыты - 8.00-20.00.
Билгеләп үтәргә кирәк, РФ Президентын сайлауларда россиялеләр 25 РФ субъектының 38 тимер юл вокзалында урнашкан участокларда тавыш бирә алалар. Татарстанда Норлат вокзалында тагын бер участок ачылачак. Тавыш бирү участоклары көтү залларында, сервис үзәкләрендә, югары уңайлыклары булган һәм рәсми делегацияләр залларында урын алачак, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.