Аны бушлай карарга мөмкин
Фото: Марат Мөгыйнов
Поездга биш минутлык интервал белән төркемнәрдә кертәләр. Алдан билетны тикшерүчегә күрсәтү сорала. Соңга калмаска кирәк. Экспозиция 26 нчы июльгә кадәр 9:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк. Соңгы төркемгә керү 18:20 сәгатькә билгеләнгән. 12 яшькә кадәрге балалар күргәзмәгә олылар белән генә керә ала.
Поездга килүчеләр тарихи маршрут буенча узачак, ул сугыш алды елларын, Бөек Ватан сугышын һәм Җиңүне үз эченә ала. Экспозиция ун тематик вагонда урнаштырылган, шуларның берсе – хәрби трибуналлар турында – быел барлыкка килгән. Казанлыларны музей буйлап «сәяхәт»тә шул чорның җыелма образы, яшь Совет кызы Лидия аудиогиды озата барачак. Ул истәлекләр, гаилә тарихы, Җиңү тарихы белән уртаклашачак.
Күчмә музей Казанга Норлаттан киләчәк, Татарстан башкаласыннан соң ул Яр Чаллыга барачак.
Проект РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия тимер юллары» ААҖ, «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте һ.б. тарафыннан гамәлгә ашырыла. Тулырак мәгълүматны сайтта табып була.