В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестивальдә иң истә калырлык костюмнан булган катнашучыны сайлаячаклар
Фото: Денис Гордийко
Йөгерүчеләр өчен 420 м (балалар өчен), 4,2 км, шулай ук 10 км (профессиональ спортчылар өчен) дистанцияләр әзерләнгән. Моннан тыш, гаилә эстафетасы һәм корпоратив ярышлар оештырылачак. Катнашучылар арасында иң истә калырлык костюмнан булган спортчы сайланачак.
Тамашачыларны күңел ачу программасы көтә: концертлар, экологик акцияләр, җанатарлар көрәше һәм башка активлыклар. Шәһәрлеләр арасында партнерлардан бүләкләр дә уйнатылачак.
Быел «Яшел марафон» унберенче тапкыр уздырыла. Ул Россиянең 61 шәһәрендә үтәчәк. Чара хәйрия характерында, теркәлгәндә, авыру сабыйларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар. Җыелган акчалар менталь үзенчәлекләре булган балаларны мәктәпкә әзерләү буенча махсус дәресләр оештыруга юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.