Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2018, 17:05

Казан шәһәр Думасының XXIX сессиясе утырышында Казанның 2018 елгы бюджетына үзгәрешләр кертелде

Депутатлар өстәмә керемнәрне һәм чыгымнарны расладылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь, Ксения Швецова). Агмыдагы елгы бюджетның керем өлеше 24 млрд 191 млн 287 мең сум тәшкил итте, чыгым өлеше – 25 млрд 652 млн 483 мең сум. “Казан муниципаль берәмлегенең 2018 ел һәм 2019-2020 елларның планлы периодына бюджеты турында”гы карарга үзгәрешләрне бүген Казан шәһәр Думасының XXIX сессиясендә кабул иттеләр.

Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Казан бюджетына үзгәрешләр кертү берничә сәбәп белән бәйле. ТР Хөкүмәте кабул иткән норматив акталар буенча, ТР бюджетыннан шәһәргә бирелә торган субсидияләр 2018 елда 20,6 млн сумга арта.

Өстәмә финанс ярдәме суммасына бюджетның кереме һәм чыгымнары арта. 2018 елга расланган шәһәр бюджетында шәһәрнең көнкүрешен тәэмин итү өчен аерым төр чыгымнар тулысынча каралган иде. Ирек Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, кертелгән үзгәрешләр буенча 339,2 млн сум өстәргә кирәк, керем чыганагы булып өстәмә керемнәр хезмәт итәчәк.

Агымдагы елның 9 ае эчендә бюджет үтәлеше нәтиҗәләре буенча, салым һәм салымныкы булмаган керемнәр 10 млрд 866 млн сум яисә 75% тәшкил итә. Керемнәрдән шәһәр бюджетына күчерүләр, узган ел белән чагыштырганда, 116% тәшкил итә, үсеш 1,5 млрд сумга якын. Бу шәһәр бюджетына өстәмә керемнәр күчерелүен фаразларга хокук бирә.

Шәһәр бюджетыннан бүленә торган субсидияләр исемлеге артты.

Үзгәрешләрне исәпкә алып, керемнәр буенча бюджетның гомуми күләме 24 млрд 191 млн 287 мең сум тәшкил итә, чыгымнар буенча – 25 млрд 652 млн 483 мең сум. Дефицит ел башына калган акчалар белән каплана.

Карар проекты бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышында каралган иде, дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, кертелә торган үзгәрешләр нигезле һәм аларны тулы күләмдә расладылар.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXIX сессиясе, 29.10.2018
Барлык яңалыклар