Депутатлар «Реклама турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты буенча тәкъдимнәр кертте.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Ул искәрткәнчә, 2022 нче ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Цифрлы реклама шәһәрнең йөзен органик тулыландыра, аны заманча итә һәм шәһәр мохитенең эстетикасына зыян китерми, дип саный спикер. Ел саен урамнарда медиафасадлар, еврощитлар, суперсайтлар һәм супербордлар саны арта бара. Әле берничә ел элек Казанда фасад рекламасының иң кирәкле төре брандмауэрлар булса – алар шәһәр буенча 36 иде, 2021 ел ахырында аларның саны 8 гә кадәр кимеде. Шул ук вакытта медиафасадлар саны 15 тән 30 га кадәр артты. «Брандмауэраларга рөхсәт бирү вакыты тәмамлангач, алар Казанның реклама кырыннан юкка чыгачак, күрәсең», – дип фаразлады А.Баһаветдинов.
Идарә ел башыннан реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләү өчен шартнамә шартларын бозуларны бетерүгә 566 таләп җибәрде. Тәртип бозулар арасында – буяусыз баганалар, төнге яктырткычлар булмау, баганаларга ябыштырылган игъланнар.
Соңгы елларда идарә цифрлаштыруга зур игътибар бирә. Шулай итеп, реклама конструкциясен урнаштыруга рөхсәт бирү, мондый рөхсәтне юкка чыгару, рөхсәт документларына үзгәрешләр кертү буенча хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерделәр. Моннан тыш, 2021 елдан реклама конструкцияләрен урнаштыруга рөхсәт бирү вакыты 12 дән 8 көнгә кадәр кимеде.
Әскәр Баһаветдинов шулай ук депутатларга «Реклама панеле» проекты турында сөйләде, ул муниципаль тукталышларны Казанны төзекләндерү кагыйдәләре таләпләренә туры китерергә һәм алга таба аларны реклама фирмалары хисабына сервис хезмәте күрсәтергә мөмкинлек бирә. «Торглар нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетка 14,7 млн сум акча эшләячәк. Әмма проектның төп өстенлеге – муниципаль тукталышларның сыйфатлы эчтәлеген тәэмин итү», – дип ассызыклады Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы.
Базар күләме һәм шәһәр бюджеты керемнәре турында сөйләгәндә, А.Баһаветдинов билгеләп үткәнчә, бу ел башында реклама тармагында коронавирус пандемиясеннән соң яңадан торгызу күзәтелә. Тик соңыннан вәзгыять начар якка үзгәрде. Дөнья брендлары базардан китү аркасында заказлар саны кимеде. Әмма, федераль клиентлар шактый кимүгә карамастан, аларны өлешчә җирле реклама бирүчеләр белән алыштырдылар. Тармак проблемалары һәм тәкъдим ителгән ярдәм чаралары турында фикер алышу өчен реклама бизнесы вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Аларның нәтиҗәләре буенча түләүләрне кичектерү турында карар кабул ителде. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә федераль ярдәм чаралары да каралды. «Хәзер профессиональ реклама базарын саклап калу бурычы беренче планга чыкты. Без ситуацияне игътибар белән күзәтәбез һәм реклама җәмәгатьчелеге вәкилләре белән даими элемтәдә торабыз. Кабул ителгән чаралар тышкы реклама базарында катнашучыларга кирәкле ярдәм күрсәтәчәгенә һәм шул ук вакытта шәһәр бюджеты керемнәренең төп чыганакларының берсен саклап калырга ярдәм итәчәгенә ышанам», – дип нәтиҗә ясады А.Баһаветдинов.
Утырышта депутатлар шулай ук «Реклама турында» Федераль законына үзгәрешләр кертү хакында»гы 160605-8 нче номерлы закон проектын да карады, ул Дәүләт Думасы каравында тора һәм цифрлы реклама конструкцияләренең һәм игъланнар буенча бердәм оператор төзүне, цифрлы тышкы реклама һәм физик затларның электрон белдерүләрен таратуның махсус режимын билгеләүне күздә тота. Нәтиҗәдә, төзәтмәләрне кабул итмәү инициативасы белән ТР Дәүләт Советының профильле комитетына мөрәҗәгать итү турында карар кабул ителде.