Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2021, 15:29

Санлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында И.Метшин хезмәтләрне санлы форматка күчерү турында сөйләде.

Татарстан Президенты Казан Мэриясенә муниципаль идарәне санлаштыру процессына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Бүген Казанда югары технологияләр өлкәсендә IT-парк мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Санлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы узды. Фикер алышуның төп темасы муниципаль идарәне санлаштыруда сервис алымнары булды. Татарстан башкаласының тәҗрибәсе турындагы нотык белән Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә, бу агымдагы елда ассоциациянең беренче утырышы, дип искәртте һәм киң форматта санлаштыру мәсьәләләрен карау яхшы традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте. «Санлаштыру процессыннан нәтиҗә булырга, һәм кешеләр нәтиҗәләрне тоярга тиеш», – диде республика башлыгы, халык һәм эшмәкәрлек белән тыгыз элемтәдә муниципалитетлар эшләве турында өстәде.

Утырышта Казан, Әлмәт һәм Алабуга муниципаль идарәсен санлаштыру проектлары тәкъдим ителде. Татарстан башкаласы тәҗрибәсе турында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде. Ул искә төшергәнчә, 2030 елга электрон рәвештә күрсәтелә торган социаль мөһим хезмәтләр өлеше 95% тәшкил итәргә тиеш. Бүгенгә Казанда 45 хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә, ә санлы форматта хезмәт күрсәтү өлеше 74,2% тәшкил итә. 2020 елда 50 мең 122 электрон рәвештә хезмәт күрсәтүгә гариза бирелгән, шул исәптән 32 мең 614 ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша. Аларны күрсәтү сроклары 4 тапкырга кимегән.

Татарстан башкаласының санлы проектлары турында тулырак мәгълүмат белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Казан Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгының беренче урынбасары Евгений Бардебанов, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы урынбасары – мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Александр Костоусов һәм башкалар сөйләде.

Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең санлы үсеше министры Айрат Хәйруллин «Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне санлаштыру» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, санлаштыру бурычын хәл итү өчен барлык министрлыклар һәм ведомстволарның уртак эше кирәк. Аның сүзләренчә, төп бурычларның берсе – санлы икътисад компетенцияләре буенча, бигрәк тә муниципаль районнарда эшләү өчен, яңадан укыту исәбенә югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Республика башлыгы Казан Мэриясенә тәкъдим ителгән проектлар һәм санлаштыру процессына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
Татарстан Республикасы Президентының Санлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясендә катнашучылар белән очрашуы
Видеорепортаж
12.04.2021 13:26
Татарстан Республикасы Президентының Санлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясендә катнашучылар белән очрашуы
Барлык яңалыклар