Чара 5 нче август көнне «Манзара» паркы территориясендә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче август). 5 нче августта Казанда «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясенең чираттагы дәресендә халык су пробаларын ничек дөрес итеп алырга кирәклеген беләчәк һәм әлеге процесска үзләре дә кушыла алачак.
Дәреснең икенче өлеше шәһәрдә су белән тәэмин итү системасына багышланачак: очрашуда катнашучыларга суның фатир краннарына ничек эләгүе һәм нинди заманча чистарту системалары кулланылуы турында сөйләячәкләр.
Чара булачак «Манзара» паркы («Түбән Заречье» пляжы) территориясендә узачак. Башлану вакыты 18:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» программасы матбугат хезмәте.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
«Шәһәрле-галим» лабораториясе Казан Мэриясе, «Казансу үсеше стратегиясе» программасы командасы, ТР шәһәрләрен үстерү институты һәм Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан үткәрелә. Дәресләр 14 нче августка кадәр барачак. Шәһәр лабораториясенең күпчелек дәресләрендә катнашкан һәркем үз экологик проекты концепциясен тәкъдир итә һәм курсны тәмамлау турында диплом ала алачак.