Горки-Әмәт урманында ачык һавада күнекмәләр ясау, бәйгеләр һәм концерт белән зур бәйрәм узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Якшәмбе, 26 августта, казанлыларны Горки-Әмәт урманына “Яшел фитнес” проектының җәйге сезонын ябу чарасына чакыралар. Бай күңел ачу һәм спорт программасы әзерләнгән.
Зумба дәресе иң масштаблысы булачак – казанлылар белән бер вакытта 7 инструктор шөгыльләнәчәк. Көрәш элементлары белән фитнес белән тай-бо яратучылар шөгыльләнә алачак, ә бокс яратучылар ММА (катнаш көрәш сәнгате) тамашасы узачак. Балалар батутта сикерә, химия буенча фәнни тамашада катнаша һәм аквагрим ясый алачак.
Моннан кала, паркта Monte Carlo кавер-группасы чыгыш ясаячак, ә “Яшел фитнес” оештыручылары сезонның иң актив катнашучыларына бүләкләр бирәчәк. Чара 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.