Воркшопта катнашучылар архитектура, экология, фәнни тикшеренүләр һәм киңлекләрне вакыйгалар белән тулыландыру юнәлешләре буенча идеяләре белән бүлешәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Катнашучылар төркемнәргә бүленәчәк һәм тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә дүрт юнәлешнең берсе буенча проектлар идеяләрен әзерли алачаклар: архитектура, экология, фәнни тикшеренүләр һәм киңлекләрне вакыйгалар белән тулыландыру. Аннары проектларны Татарстан һәм башка төбәкләрдән килгән экспертлар алдында тәкъдир итәчәкләр. Алар идеяне тормышка ашыру өчен нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә һәм грантларны ничек алып булуы турында сөйләячәкләр.
Очрашу 11:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында узачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының матбугат хезмәте. Проектның идеясе белән, форманы тутырып, алдан ук уртаклашырга була.
«Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясе Казан Мэриясе, «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы, ТР шәһәрләрен үстерү институты һәм Казан парклары һәм скверлары дирекциясе тарафыннан оештырылган. Дәресләр 9 нчы июльдән бирле барды. Очрашуларның күпчелек өлешендә катнашканнарның барысы да курсны тәмамлаучы дипломын ала алачак.