Эш эзләүчеләргә хезмәт һәм мәшгульлек өлкәләрендә закон буенча консультация бирәчәкләр
Вахитов һәм Идел буе районнары буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында буш эш урыннары ярминкәсе узачак. Керү һәм барлык хезмәтләр килүчеләр өчен бушлай булачак.
Казанлылар район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында белә, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачак. Шулай ук шәһәр халкына хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләре буенча консультация бирәчәкләр.
Вакансияләр ярминкәсе 27 нче июньдә 10:00 нан 12:00 сәгатькә кадәр була. Учреждение филиалы Бертуган Касыймовлар урамы 22/7 йорты адресы буенча урнашкан. Өстәмә мәгълүматны +7(843)224-87-47 телефоны буенча ачыкларга була, дип хәбәр иттеләр Халыкның мәшгульлеге үзәгендә.