Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре халыкка хезмәт законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). 23 нче март көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкы район предприятиеләрендәге вакантлы вазыйфалар һәм буш эш урыннары турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре белән сөйләшә алачак. Мәшгульлек үзәге белгечләре шулай ук шәһәрлеләргә хезмәт законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 дән 12:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Ибраһимов проспекты, 41. Тулырак мәгълүматны +7(843)560-82-99 телефоны буенча белергә була, дип хәбәр ителә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.
Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай, битлек режимын үтәү мәҗбүри.