В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 5-нче октябрь көнне Казанның Яңа Савин районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак.
Килүчеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, аларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачак. Шулай ук шәһәрлеләрнең хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләре буенча белгечләр белән киңәшләшү мөмкинлеге булачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Исаев урамы, 18 адресы буенча узачак, дип хәбәр ителә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.