В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр шулай ук иганә өчен мастер-классларда катнаша алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь). «Игелекле Казан» коворкингында 29 нчы ноябрьдә хәйрия көнен билгеләп үтәчәкләр. Биредә шәһәр халкы өчен ярминкә һәм мастер-класслар оештырыла.
Казанлыларның «Альпари», «Умиление», «Забота» һәм «Детям» шәһәр хәйрия фондлары продукциясен сатып алу мөмкинлеге булачак. Шулай ук теләге булганнар, шул исәптән балалар да, иганә өчен мастер-классларда катнаша алачаклар.
Кунакларны җылы эчемлекләр һәм пироглар белән сыйлаячаклар, керү бушлай. Чара 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Сеченов ур., 5 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәте.