Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2021, 10:59

Казандагы күргәзмәдә россиялеләргә беренче тапкыр танылган төрек рәссамы Әхмәт Йешил эшләрен күрсәтәчәкләр

Экспозициягә кергән картиналар Татарстан башкаласында тәкъдир итү өчен махсус сайлап алынган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). 16-нчы ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә танылган төрек рәссамы Әхмәт Йешилнең «Тавышлар һәм эзләр» дигән күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Россиядә беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк.

Әхмәт Йешил рәсем сәнгате буенча белемнәрен Нури Абач, Илхан Чевик һәм Эрнур Тузуни кебек эре төрек рәссамнарының остаханәләрендә алган. Нәкъ менә Абач һәм Чевик Әхмәтне рәсем сәнгате белән кызыксынуга этәргәннәр – 1972 елда кичергән авыруыннан соң ул йөрү сәләтен югалткан һәм сәнгать белән шөгыльләнә башлаган.

Әгәр дә Әхмәт Йешил иҗатының башлангыч чорындагы эшләре сюрреализм стилендә булса, соңрак рәссам аны замандашларыннан аерып тора торган үз стилен таба. Дөньякүләм танылуны аңа 1988 елда язылган һәм туган шәһәренә багышланган «Мерсинның иске йортлары» темасына картиналар сериясе алып килә.

Бүгенге көндә Әхмәт Йешил 132 шәхси күргәзмә үткәрде, 321 уртак һәм конкурс күргәзмәсендә катнашты, илкүләм һәм халыкара конкурсларда 25 бүләккә ия булган. Аның эшләре АКШ, Бельгия, Албания, КНР, Һиндстан, Греция, Германия, Венгрия, Италия һәм башка илләрдә күрсәтелә.

Казандагы күргәзмәдә рәссамның соңгы дүрт ел дәвамында булдырылган 34 картинасы тәкъдим ителәчәк. Эшләр махсус Татарстан башкаласы өчен сайлап алынды. Күргәзмә 2022 елның 16-нчы гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе.

Барлык яңалыклар