Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.07.2022, 17:14

«Хәзинә» галереясында 400 дән артык декоратив-гамәли сәнгать эше тәкъдим ителәчәк

Экспозиция 2 нче августта этно-fashion фестивале кысаларында ачыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июль). 2 нче августта «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә 400 дән артык декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать эше тәкъдим ителәчәк.

«Хәзинә» күргәзмәсе Россия халыкларының бердәмлеген күрсәтәчәк. Автор эшләре 15 юнәлештә башкарылган: лак миниатюрасы, керамика һәм фарфор, таш кисү сәнгате, эмальер сәнгате, металлны сәнгатьчә эшкәртү, авторлык курчаклары, сөяк, агачны кисеп ясау һәм башкалар.

Экспозиция 11:00 сәгатьтә ачыла, чарага керү ирекле, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Telegram-каналында.

Күргәзмә II Этно-fashion «Тормыш стиле – мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале кысаларында оештырыла. Ул Казанда 2-7 нче августта узачак.

«Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсен ачканнан соң, 13:00 сәгатьтә фестивальнең эшлекле программасы башланачак. Ул панель дискуссияләрдән, белем бирү тренингларыннан һәм спикерларның чыгышларыннан тора. Шул ук кичне Казан Кремле территориясендә 19:00 сәгатьтә Россия һәм БДБ илләренең әйдәп баручы этно-дизайнерларыннан коллекцияләр күрсәтеләчәк, дип хәбәр ителә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

Фестивальдә Россия төбәкләреннән, БДБ һәм Азия илләреннән халык сәнгать һөнәрләре оешмалары, декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, модельерлар, иҗат берләшмәләре катнашачак.

Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча ресурс үзәге, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм халык сәнгать һөнәрчелеге оешмалары ассоциациясе, «Мирас һәм традицияләр» рәссамнары ярдәме белән оештырылган.

Барлык яңалыклар