В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика Гидрометеорология үзәгендә алдагы көннәрдә аномаль салкын һава торышы турында кисәтәләр.
Фото: Денис Гордийко
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, көндез республикада термометр баганалары -17-22 градуска кадәр төшәчәк.
7-10 нчы гыйнварда төнге һәм иртәнге температура -25-32 градус тәшкил итәчәк, аязганда -37 градуска кадәр суытачак. Көндез 23-28 градус салкын фаразлана.
11 нче гыйнварда төнлә һәм иртән 23-28 градуска кадәр суытачак, аязганда һава температурасы -32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -14-19 градуска кадәр җылыту көтелә.