В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда һаваның максималь температурасы +5 градус тәшкил итәчәк
Татарстанда бүген төнлә юеш кар явачак, урыны белән бозлавык сакланачак. Җил тизлеге 15-20 м/с булачак, һава температурасы +1..-4 градус тәшкил итәчәк. Көндез температура фоны күтәрелә башлый, термометр баганалары +1..+4 градуска җитәчәк.
Иртәгә, 9 ноябрьдә, Казанда урыны белән юеш кар явачак. Төнлә һава температурасы 0 градус булачак, көндез термометр баганалары +3..+5 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көнбатыштан, җилнең тизлеге 15-20 м/с.
Республика якшәмбе, 10 ноябрьдә дә, җылы һава массасы тәэсирендә калачак. Шулай ук яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр дә саклана. Төнлә һаваның температурасы 0 дән +3 градуска кадәр, көндез +2..+5 градуска кадәр булыр дип фаразлана.
Киләсе атна башында температура тискәре күрсәткечләргә кадәр түбәнәя, урыны белән бераз юеш кар явуы көтелә. Дүшәмбе төнендә, 11 ноябрьдә, термометр баганалары -1..-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез +1..-3. Сишәмбе төнлә температура -3..-8 градус, көндез 0 дән -5 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.