Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2025, 10:47

Ял көннәрендә Казанда чиплаштырылган этләрне бушлай күчмә теркәү һәм хайваннарны котыру авыруына каршы вакцинацияләү узачак

Ике ай эчендә 2178 баш хайван теркәлгән

Татарстан башкаласында ял көннәрендә чиплаштырылган этләрне бушлай күчмә теркәү һәм хайваннарны котыру авыруына каршы вакцинацияләү узачак. Процедураларны Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре үткәрәчәк.

Константиновка һәм Самосырово бистәсендә Интернациональная урамындагы 24а номерлы йорт янында шәһәрлеләрне йорт хайваннары белән 10:00 дән 12:00 гә кадәр көтәчәкләр. Процедуралар Царицынский бугор бистәсендә (Саф ур., 39а) 12:30 дан 14:30 га кадәр үткәреләчәк. Тагын бер күчмә теркәү һәм вакцинацияләү Первомайский бистәсендә (2 нче хәрби шәһәрчек, 142/1) 10:00 дән 13:00 гә кадәр узачак. Шул ук көнне шәһәр халкын йорт хайваннары белән 9:00 дән 12:00 гә кадәр Кадыш бистәсендә Калинин урамындагы 1 нче йорт янында көтәчәкләр.

Хайваннарны теркәү һәм вакцинацияләү якшәмбе, 6 апрельдә, Петровский бистәсендә (Свобода ур., 1) 10:00 дән 12:00 гә кадәр үткәреләчәк. Кояшлы бистәсендә дә (Чернопрудная ур., 12а) 12:30 дан 14:00 гә кадәр бушлай процедуралар үткәреләчәк. Шәһәр кешеләрен этләре һәм мәчеләре белән 9:00 дән 12:00 гә кадәр шулай ук Щербаково бистәсендә Дачная урамында көтәчәкләр.

Ике ай эчендә Казанда яшәүчеләр 2178 чиплаштырылган эт теркәгән, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының Дәүләт ветеринария берләшмәсендә. Хайваннар турындагы мәгълүматны сылтама буенча карарга мөмкин. Кереп карау мөмкинлеге Дәүләт ветеринария клиникаларында «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация ясаганнан соң  бирелә. Авторизацияне клиниканың ветеринария табибы башкара.

Чиплаштырылган этләрне теркәргә һәм котыру авыруыннан хайваннарны шулай ук алты клиникада һәм ике ветеринар пунктта вакцинацияләргә мөмкин. Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7(843)295-08-49 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Барлык яңалыклар