Һава +28 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Алда булачак ялларда Казанда җылы, әмма җилле һәм яңгырлы булачак. Моннан тыш, боз һәм томан булырга мөмкин.
Шимбә көнне, 3-нче июльдә, төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыш җилнең кыска вакытлы көчәюе 15-20 м/с ка кадәр, локаль көчле яңгыр һәм боз булуы көтелә. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Тәүлек дәвамында кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә минималь температура +17-19 градус, көндез максималь температура 26-28 градус җылы булачак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән боз һәм кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен. Төнлә һәм иртән томан булуы мөмкин. Синоптиклар төньяк-көнбатыштан уртача җил фаразлый,яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәю белән, төнлә һаваның минималь температурасы +14-19 градус, көндез максималь температура 24-29 градуска кадәр җылы.
Якшәмбе көнне, 4-нче июльдә, шулай ук алмашынучан болытлы һава фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын җил көтелә, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәю белән. Минималь һава температурасы төнлә +14-19 градус, көндез максималь температура 22-27 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.