Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2021, 18:05

Ялларда Казанда һава шартларының начарлануы көтелә

Синоптиклар юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр фаразлый.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Ял көннәрендә синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласы халкына һава шартларының начараюын фаразлый. 13-нче февральдә Казанда болытлы һава торышы көтелә, кар, юеш кар, пыскак яңгыр, төнлә – бозлы яңгыр. Кайбер районнарда томан булачак, иртән бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача. Һава температурасы төнлә 6-8 градустан нульдән түбәнрәк булачак, иртәгә көндез – нульдән +2 градуска кадәр. Юлларда көчле бозлавык көтелә.

Республика буенча шимбә көнне шулай ук кар, юеш кар, бозлы яңгыр, пыскак яңгыр булачак. Кайбер районнарда томан булуы мөмкин, төнлә һәм иртән бозлавык булачак. Көньяк-көнчыгыш уртача җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 6-11 градус салкын, иртәнгә кадәр нульдән 5 градуска кадәр күтәреләчәк, көндез – нульдән +3 градуска кадәр.

Якшәмбегә каршы төндә, 14-нче февральдә, бераз кар явуы көтелә, аерым районнарда – бозлавык, буран. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә 8-13 градус салкын булачак, аязганда – минус 17 градуска кадәр, көндез 6-11 градус салкын, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди. Катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге белән түгел, ә килеп туган юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк, дип искә төшерәләр ведомствода.

Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк. Алар юлны аркылы җәяүлеләр кичүе аша һәм светофорның рөхсәт итә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Юл чыгар алдыннан туктарга, барлык транспорт чараларының да туктап калуына һәм аларны үткәреп җибәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга аерым игътибар бирергә һәм транспорт чараларын йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.

Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне кирәксез торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Штаттан тыш хәлләр барлыкка килгән очракта, юлда ярдәм сорап телефон +7(843)533-38-88 буенча мөрәҗәгать итәргә.

Барлык яңалыклар