В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда кар көртләре хасил булыр, дип көтелә.
Фото: Денис Гордийко
Тулаем Татарстан буенча шулай ук урыны белән көчле кар явачак, аерым районнарда буран булачак. Көндез көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән уртача җил, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә температура минус 10-15 градус, көндез 5-10 градус салкын булачак.
Якшәмбе, 17-нче гыйнварда, республикада болытлы һава торышы фаразлана. Вакыты белән кар явачак, төнлә урыны белән буран булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә урыны белән җилнең тизлеге 16 м/секундка кадәр җитәчәк. Һава температурасы 13-18 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.