Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2019, 14:44

ТР Дәүләт Советына сайлауларда татарстанлылар республиканың теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә алачак

28-нче августтан 4-нче сентябрьгә кадәр урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү пунктлары эшләячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь, Ксения Швецова). 8-нче сентябрьдә узачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда ТР халкы республиканың теләсә кайсы сайлау участогында «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча тавыш бирә алачак. Урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү пунктлары 28-нче августтан 4-нче сентябрьгә кадәр эшләячәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гариза бирү өчен сайлаучылар республиканың күп функцияле үзәкләренең барлык 56 офисына, шулай ук территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн режимда бирергә мөмкин булачак.

«Мобиль сайлаучы» механизмы» Россия Президенты сайлауларында кулланылды, гражданнар теркәлү урыны буенча гына түгел, теләсә кайсы шәһәр һәм өлкәдән тавыш бирә алдылар. Хәзер безнең республикада да сайлаулар шул рәвешле үткәреләчәк, - дип билгеләп үтте М.Шаһиәхмәтов. - Әгәр вәзгыять үзгәреп, соңгы көннәрдә кешегә тавыш бирү урынын алыштырырга туры килсә, ул участок сайлау комиссиясенә махсус гариза яза алачак, әмма моны теркәлү урыны буенча гына эшләп булачак. Бу эшне 5-нче сентябрьдән 14-нче сентябрьгә кадәр эшләргә мөмкин».

Ахырда спикер сайлауларга моңарчы күрелмәгән санда күзәтүчеләр җәлеп итү планлаштырылачак, фаразлаулар буенча, бер сайлау участогында 25 күзәтүче эшләячәк, дип өстәде.

Искәртеп узабыз, 8-нче сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, ил территориясендә 5 меңнән артык сайлау кампаниясе узачак, барлык дәрәҗәдәге сайлауларда 47 меңгә якын мандат алмаштырылачак. Татарстанда бүгенге көндә 186 мандат алмаштырылырга тиеш – бу республиканың 40 районында 157 сайлау кампаниясе дигән сүз.

Барлык яңалыклар