Участокларга сайлаучыларның 77,44% ы килгән
Фото: Денис Гордийко
«Иртәнге 10.00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, сайлауларда 87 миллион 113 мең 127 сайлаучы катнашкан. Ягъни тавыш бирергә килүчеләр саны буенча беренче тапкыр рекорд куелды, 77,44% – моңарчы күрелмәгән, беркайчан да булмаган күрсәткеч», – диде ул.
Дәүләт башлыгын сайлауларда катнашкан халык саны буенча элеккеге рекорд 1991 елда теркәлгән, ул вакытта барлык сайлаучыларның 74,66% ы тавыш биргән.