Түләүсез лекция 18 нче ноябрьдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы ноябрь). 18 нче ноябрьдә «Игелекле Казан» коворкингында психологның түләүсез лекциясе узачак. Анда казанлылар эчке таянычны ничек табарга икәнен беләчәкләр.
Лекцияне психолог Наилә Исхакова укыячак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Ул «җир аяк астында убылу» хисе белән нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләячәк.
Очрашу Сеченов ур., 5 адресы буенча 17:00 сәгатьтә башлана. Алдан «Игелекле Казан»ның социаль челтәрдәге бергәлегенә язып теркәлергә кирәк.