В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр әйләнә-тирә мохитнең торышы кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы турында сөйләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июль). 29 нчы июльдә Казанда психолог белән ачык очрашу узачак, анда экотуризм феномены турында фикер алышачаклар. Ул «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясенең алтынчы дәресе булачак.
Экоактивист Кира Камалова экоактивлыкның нәрсә икәнен һәм аның симптомнары нинди булуын ачыклаячак. Психолог Сабина Рәхмәтуллина катнашучыларга борчуларын аңларга ярдәм итәчәк һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеген сөйләячәк. Йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча табиб һәм белгеч Зөлфия Ким экологик проблемаларның сәламәтлеккә ничек тәэсир итүе турында җиткерәчәк.
Чарада катнашырга теләүчеләргә сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының матбугат хезмәте.
Дәрес 18:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – «Урам» экстрим-парк янәшәсендәге футбол кырлары арасындагы сәхнә-подиум.
Чара «Связь» дистанцион сәламәтлек мониторингы сервисы белән берлектә үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, «Шәһәрле-галим» лабораториясе Казан Мэриясе, «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы, ТР шәһәрләре үсеше институты һәм Казанның парклар һәм скверлары дирекциясе тарафыннан булдырылды.