Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2025, 16:49

Казан хоккейчылары «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында алтын алдылар

Турнирда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән сигез команда катнашты

«Авиатор» урта мәктәбе хоккей командасы «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабында җиңүче булды. Беренче урын өчен Татарстанның төрле шәһәрләреннән сигез команда көрәште. Ярышларда 12 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашты.

«Авиатор» ФСО спортчылары Ярослав Юрлов җитәкчелегендә шөгыльләнделәр.

«Турнир кызыклы булды. Егетләр яхшы уйнадылар, куелган мәсьәләләрне үтәделәр. Әзерлектә, турнирга егетләр җитсен өчен, физик сыйфатларга басым ясалды. Беренче уеннан алып соңгы уенга кадәр әзер идек. Берничә көн ял итәчәкбез һәм киләсе этапка әзерләнә башлыйбыз», — дип сөйләде тренер KZN.RU корреспондентына.

Республика этабының финалы 10—12 февраль көннәрендә Баулыда узды.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Айгөл Хәбибуллина ядрә белән ату буенча Россия чемпионатында икенче тапкыр җиңү яулады. Үзенең осталыгын ул «Пневматик мылтык, 10 метрга 60 тапкыр ату» олимпия күнегүендә күрсәтте, 137 көндәшен узып китте.
Барлык яңалыклар