Иртәгә ТР башкаласында кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт схемаларын вакытлыча үзгәртәчәкләр. Сәбәбе — «Казан триатлоны»н уздыру.
Транспорт буенча шәһәр комитеты хәбәр иткәнчә, 4:30 дан 14:30 сәгатькә кадәр Миллениум күпереннән Фатыйх Әмирхан урамы буйлап 43, 54, 28А номерлы автобус маршрутлары хәрәкәте схемаларыннан «РФ Герое Алексей Козин урамы», «С.Хәким урамы», «Чистай урамы» тукталышлары вакытлыча төшеп калачак.
Шулай ук Фатыйх Әмирхан урамы буенча Миллениум күпере юнәлешендә 43, 54, 28 номерлы автобус маршрутлары хәрәкәте схемаларыннан «С.Хәким ур.», «Чистай ур.» тукталышлары калдырып үтеләчәк.
Чистай урамы буенча Су спорт төрләре сарае юнәлешендә 74 нче һәм 75 нче автобуслар хәрәкәте схемаларыннан «Су спорт төрләре сарае» тукталышы төшереп калдырыла.
Моннан тыш, 2 нче номерлы троллейбус маршруты хәрәкәте көн буена туктатылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Казан триатлоны» үткәрелү белән бәйле кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте дә
чикләнәчәк .