Алар арасында Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Спортның су төрләре сарае, Теннис академиясе һәм башкалар бар
Фото: Марат Мөгыйнов
«Тарихта тәүге тапкыр үткәрелә торган «Киләчәк уеннары» кысаларында «Хезмәт резервлары» стадионында ремонт эшләре башкарылды, табло, ишекләр, яктырткычлар, сантехника алыштырылды, беренче каттагы коридор идәннәренә резин япма җәелде», – дип уртаклашты Илья Коротихин. Шулай ук ул «Искәндәр» манежында түбәне һәм фасадның декоратив элементларын ремонтлау буенча эшләр башкарылуын да билгеләп үтте.
«Тасма» спорт мәктәбенең җиңел атлетика манежында һәм «Ракета» стадионында программа нигезендә ремонт эшләре дәвам итә. Планда – футбол кыры өслеген алыштыру, йөгерү өчен юллар төзү, инженерлык челтәрләрен һәм түбәне ремонтлау, таблоны алыштыру.
Шулай ук өч универсаль спорт мәйданчыгы төзү каралган, дип өстәде спикер.
Диләрә Гафурова